Республикабыз оешма-предприятиеләренә 50137 эшче кирәк. 11 еннән 17 нче июнгә кадәр булган хисап атнасы өчен эш бирүчеләр тагын 2285 хезмәткәргә ихтыяҗ бар дип белдергәннәр.
Вакантлы урыннарга иң киң сайлау мөмкинлеге Казанда – 23249. 6081 эшсез арасыннан яңа эш урыннарын Яр Чаллыда яшәүчеләр эзли, ә 4270 урынны Түбән Камалылар дәгъвалый. Шул ук вакытта 16432 татарстанлы халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә исәптә тора.
Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты исә шартлы рәвештә бер ачык вакансиягә 0,33 кеше тәшкил итә.