Менделеевск "Өмет яры" үзәге белгечләре "Без сәламәт - безгә кушылыгыз!" дигән акция оештырган

2014 елның 20 июне, җомга
"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында Менделеевск "Өмет яры" үзәге белгечләре Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумы волонтерлары белән берлектә "Без сәламәт - безгә кушылыгыз!" дигән акция оештырганнар. Акция яшьләрне сәламәт тормыш рәвешенә өндәү, наркотиклар кулланудан баш тартырга өйрәтү максаты белән уздырылган. Балалар лозунглар белән, матур костюмнарга киенеп, күп кешеле шәһәр урамнары буйлап узганнар, халыкка буклетлар, белешмәлекләр өләшкәннәр. Нәни гражданнарга  бүләкләр бирелгән - аларны һава шарлары белән сөендергәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International