Министрлыкта халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды

2014 елның 23 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгында социаль  хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды. Аның төп темасы оешмалар тарафыннан үтәлә торган  мәҗбүри социаль, пенсия, медицина иминиятләштерүләре өчен түләүләр, хезмәт хакын вакытында түләмәү буенча финанс-икътисадый хәл һәм бурычларны каплау мәсьәләләре буларак яңгырады. Утырыш министрның беренче урынбасары Айрат Хәсәнов җитәкчелегендә узды. Координация советы утырышында җәмгысе алты министрлыктан килгән вәкилләр катнашты. Бу  хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау;  авыл хуҗалыгы; икътисад,  төзелеш, архитектура һәм торак-коммунальхуҗалык, транспорт һәм юл хуҗалыгы, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре   министрлыклары.  Совет эшендә шулай ук ТР буенча РФ Пенсия фонды бүлеге, ТР буенча РФ социаль иминиятләштерү Фондының җирле бүлеге, ТР Прокуратурасы, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе, ТР буенча салым хезмәте Федераль Идарәсе, ТР икътисад һәм социаль тикшеренүләр үзәге, ТР Төзүчеләр Союзы да актив катнаштылар.

Утырышта Казан, Буа, Зәй, Лениногорск, Түбән Кама, Чүпрәле, Мөслим, Чирмешән, Арча, Саба, Әгерҗе муниципаль районнарындагы бурычлы предприятиеләр эшләре каралды.

Координация советы тарафыннан Саба районының "ГСС Инжиниринг" ҖЧҖ  материалларын хокукый чаралар күрү өчен ТР Дәүләт хезмәт инспекциясенә юлларга дигән карар кабул ителде.

Башка бурычлы предприятиеләр, бурычларын 1 июль-1августта түләп бетерү шарты белән халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының контролендә калдырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International