Министрлык белгечләре Бөгелмәдә муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумнарын оештыру буенча семинар үткәрделәр

2014 елның 19 июне, пәнҗешәмбе
Шушы көннәрдә Бөгелмәдә чираттагы эшлекле зона уеннары булып узды. Биредә муниципаль социаль тернәкләндерү консилиумнары рәисләре һәм җаваплы сәркатипләре, шулай ук Татарстанның 15 районыннан  балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия вәкилләре   катнашты.  Әлеге чараның модераторы Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль тәэмин итү методологиясе башлыгы урынбасары Людмила Чернова иде. 
Уен барышында белгечләр МСТК эшчәнлегенең гамәли һәм теоретик аспектларын карап,  аларны чишү юлларын, ысулларын билгеләгәннәр.  Командаларның эшен Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Габделәхәтов рәислегендә эксперт төркеме тикшереп, бәяләп барган.  
Оештыручылар сүзләренә караганда, уен барышында  барлык командалар да  югары һөнәри әзерлек, оештыру сәләтен күрсәткәннәр. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International