Лаеш тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар "Дан минуты"нда талантларын күрсәткәннәр

2014 елның 19 июне, пәнҗешәмбе
 Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Дан минуты" дигән конкурс программасы оештырылган. Һәр бала үзенең вокаль, бию һәм башка сәләтләрен күрсәтү мөмкинлегенә ия булган.  Барлык чыгышларны да  компетентлы жюри карап торган, аның составына үзәк белгечләре кергән. 
"Дан минуты"ның җиңүчеләренә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылган.
Оештыручылар билгеләвенчә, әлеге чара баларны социаль-иҗади тернәкләндерүгә, музыкаль тәрбия бирүгә, вокаль мөмкинлекләрен яхшыртуга юнәлдерелгән булган. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International