Әлмәттә вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткән

2014 елның 20 июне, җомга
Бүген Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылган. Әлеге чарада шәһәрнең 5 предприятие вәкиллләре катнашкан. Алар арасында "Әлмәт транспорт идарәсе"  МУП, "АЛНАС" ААҖ, "АПОПАТ" ААҖ, "Елхов УТТ" ҖЧҖ, "Строй Сити Ритейл" ҖЧҖ, "Стройландия" кибете, шулай ук Казан җир өсте һәм җир асты электр транспорты техникумы бар.
 Ярминкәгә килүчеләргә автомобиль, автобус, троллейбус йөртүчесе, слесарь-электрик, слесарь-төзекләндерүче, токарь, фрезеровщик, эшләрне бүлүче, маляр, электр җиһазларын  төзекләндерү һәм тәэмин итү буенча мастер, азык-төлек булмаган тауарлар сатучы, кассир, кладовщик, әйдәп баручы инженер-программист, йөк төяүче машинисты, диспетчер, кондуктор, йөк төяүче, урам җыештыручы һ.б. белгечлекләр буенча эш урыннары тәкъдим ителәчәк. Техникумның кадрлар хезмәте исә теләге булган һәркемгә троллейбус, автобус, трамвай йөртүчесе белгечлекләре буенча  бушлай укыту оештырырга әзер.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International