Министрлык вәкилләре Тәтеш һәм кама Аланы халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре эшчәнлекләрен тикшерәчәк

2014 елның 20 июне, җомга
30 июньнән  11 июльгә  чаклы Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының  вәкаләтле вәкилләре тарафыннан Тәтеш һәм Кама Тамагы   халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренең  халыкны эш белән тәэмин итү буенча дәүләт гарантияләрен үтәү, инвалидларны эшсез сыйфатында теркәү буенча эшчәнлеген тикшерәчәкләр. Әлеге тикшерү ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының "Тәтеш районы һәм КамаТамагы буенча Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәген планлы тикшерү турында" дигән боерыгы нигезендә башкарыла һәм үзәкнең расланган  дәүләт хезмәте федераль дәүләт стандартына (гражданнарга туры килерлек эш, ә эш бирүчеләргә кирәкле хезмәткәрләр табуга ярдәм итүгә юнәлдерелгән) тәңгәл рәвештә башкару-башкармавын белү максатларыннан чыгып үткәрелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International