ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен  тернәкләндерү үзәгендә яңа интерактив такта алганнар. Әлеге җиһазның үзенчәлеге аның белән тоемлап идарә итүдә.  
Шушы көннәрдә Түбән Кама "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы тарафыннан "Ишетә һәм тыңлый белү" дигән чара үткәрелгән. 
Шушы көннәрдә Казанның Идел буе районындагы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылган. 

20
август, 2014 ел
чәршәмбе
Республикабыз оешма-предприятиеләренә 47635 эшче кирәк. 13 нче августтан алып 19 нчы августка кадәр булган хисап атнасы өчен эш бирүчеләр тагын 3018 хезмәткәргә ихтыяҗ бар дип белдергәннәр.
Бүгенге көндә Татарстанда 15649 кеше республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә исәптә тора. 13 нче августтан алып 19 нчы августка кадәр булган вакыт аралыгында 745 татарстанлы эшсез дип танылган.
Икътисадның бюджетныкы булмаган секторындагы оешмаларда эшләүчеләрнең айлык  хезмәт хакы, эш вакыты нормасын тулысынча эшләп тутырган һәм хезмәт вазыйфаларын үтәгән очракта, 2014 нче елның 13 нче августыннан башлап 6420 сумнан да ким булырга тиеш түгел.
Бүген Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылган. Әлеге чарада халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә торучы эшсез гражданнар, шулай ук Украина гражданнары катнашкан. 

2014 нче елның 4 нче сентябрендә Яр Чаллының "Ал паруслар" сәламәтләндерү лагерендә "Робинзон" хәрби-патриотик слеты узачак. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгына багышлап, балигъ булмаганнар өчен махсус учреждениеләр карамагындагы балалалар өчен  уздырыла. 
21 нче августтан 22 нче августка чаклы "Корстон" күңел ачу үзәгендә  I нче Халыкара хатын-кызлар конгрессы узачак. Темасы: "Хатын-кызлар хәрәкәте һәм заман". Әлеге чарада икътсад, сәясәт, эшкуарлык, мәгариф өлкәләрендә актив үсештә булган 400 дән артык хатын-кыз-лидерлар катнашачак. 

Иртәгә "Дейфи" күңел ачу комплексында "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында Кама Тамагы һәм Спасс халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре карамагындагы балалар өчен бәйрәм узачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International