Түбән Каманың "Веста" үзәге белгечләре "Көчләүсез балачак" дигән республика программасы кысаларында чираттагы утырыш уздырганнар

2014 елның 21 августы, пәнҗешәмбе
Шушы көннәрдә Түбән Кама "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы тарафыннан "Ишетә һәм тыңлый белү" дигән чара үткәрелгән. Биредә авыр тормыш һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдә тәрбияләнүче 10 бала катнашкан.  
Чара дәвамында "Үзеңә сәлам" һәм "Ватык телефон" дигән уеннар оештырылган. Балалар үз фикерләрен белдерә белергә өйрәнгәннәр. 
Бу чара  "Көчләүсез балачак" дигән республика программасы кысаларында  уздырылган. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International