Республикабыз оешма-предприятиеләренә 47635 эшче кирәк. 13 нче августтан алып 19 нчы августка кадәр булган хисап атнасы өчен эш бирүчеләр тагын 3018 хезмәткәргә ихтыяҗ бар дип белдергәннәр.
Вакантлы урыннарга иң киң сайлау мөмкинлеге Казанда – 23466. 6076 эшсез арасыннан яңа эш урыннарын Яр Чаллыда яшәүчеләр эзли, ә 3778 урынны Алабугалылар дәгъвалый. Шул ук вакытта 15649 татарстанлы халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә исәптә тора.
Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты исә шартлы рәвештә бер ачык вакансиягә 0,33 кеше тәшкил итә.