Татарстанда 15649 эшсез кеше бар

2014 елның 20 августы, чәршәмбе

Бүгенге көндә Татарстанда 15649 кеше республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә исәптә тора. 13 нче августтан алып 19 нчы августка кадәр булган вакыт аралыгында 745 татарстанлы эшсез дип танылган.

Икътисадый эшчәнлек төрләре буенча караганда бу мәсьәлә буенча әйдәп баручы булып эшкәртүче тармак тора. Эшсез дип танылган 141 кеше нәкъ менә әлеге өлкәдә тир түккән булган. Узган хисап атнасы белән чагыштырганда теркәлгән эшсезләр саны 68 кешегә кимегән.

Эшсезлек дәрәҗәсе узган атнадагы сыман 0,77% ны тәшкил итә.

Иң түбән эшсезлек дәрәҗәсе Актаныш һәм Лаеш районнарында. Ул 0,23% һәм 0,3% тәшкил итә. Апас һәм Минзәләдә дә эшсезлек зур түгел (0,52 һәм 0,53%).

Үз чиратында иң югары эшсезлек дәрәҗәсе Кама Аланында һәм Чистайда (4,26 һәм 2,9%). Әйтергә кирәк, мондый хәл күбесенчә эшче куллар җитмәү сәбәпле барлыкка килә. Кама Аланындагы 341 теркәлгән эшсезгә 214 вакансия генә тәкъдим итә алалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International