Халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, шул исәптән хезмәт хакын арттыру - социаль-икътисади сәясәтнең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Хезмәт хакын арттыруның иң мөһим инструментларының берсе хезмәткә түләү өлкәсендә минималь гарантияләрне арттырудан гыйбарәт.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакында мәгълүматны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына караганда, 11 нче августтан 15 нче августка чаклы 4 үлем белән тәмамланган, 1 авыр һәм 1 төркемле бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
Рейд барышында 15 гаилә тикшерелгән.
13 август көнне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе һәм Татарстан Республикасы эш бирүчеләр берләшмәсе Координация советы арасында Татарстандагы иң аз хезмәт хакы турында Килешү имзаланды. Әлеге Килешүгә Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Халиков, Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова һәм Татарстан Республикасы эш бирүчеләр берләшмәсе Координация советы рәисе Александр Лаврентьев кул куйдылар.