Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре эшчезләргә эш урыннары тәкъдим иткәннәр

2014 елның 20 августы, чәршәмбе
Бүген Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылган. Әлеге чарада халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә торучы эшсез гражданнар, шулай ук Украина гражданнары катнашкан. 
Ярминкәдә шәһәрнең 14 предприятие һәм оешмасы вәкилләре булган. Вакансияләр эзләүчеләргә слесарь, кондуктор, бульдозер машинисты, хисапчы, икътисадчы, маляр, автомобиль йөртүче, тәрбияче һ.б. вакансияләр тәкъдим ителгән. 
Ярминкәгә барлыгы 60 кеше , шул исәптән 6 Украина гражданины килгән. Вакантлы урыннарга 10 кеше чакырылган. 5 кеше үзәк тарафыннан оештырылучы курсларда белем алырга теләк белдергән. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International