"Гаилә" республика үзәге директоры I нче Халыкара хатын-кызлар конгрессында катнашачак

2014 елның 20 августы, чәршәмбе
21 нче августтан 22 нче августка чаклы "Корстон" күңел ачу үзәгендә  I нче Халыкара хатын-кызлар конгрессы узачак. Темасы: "Хатын-кызлар хәрәкәте һәм заман". Әлеге чарада икътсад, сәясәт, эшкуарлык, мәгариф өлкәләрендә актив үсештә булган 400 дән артык хатын-кыз-лидерлар катнашачак. 
Конгресста  "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик  үзәге эшчәнлеге турында доклад белән  үзәк директоры Татьяна Журавлева да чыгыш ясаячак. 
Катнашучылар арасында шулай ук чит ил илчеләре, дипломатлары, компанияләрнең хуҗалары, топ-менеджерлары, төрле дәрәҗәдәге депутат хатын-кызлар, дәүләт органнары, фонд һәм оешмалары җитәкчеләре дә булыр дип көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International