Бөгелмәнең "Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә яңа тернәкләндерү ысулы кертәләр

2014 елның 21 августы, пәнҗешәмбе
Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен  тернәкләндерү үзәгендә яңа интерактив такта алганнар. Әлеге җиһазның үзенчәлеге аның белән тоемлап идарә итүдә.  Такта бармак яки башка предмет кагылуга җавап бирә. Хәрәкәт, тавыш, анимация баланың игътибарын җәлеп итә,  яңа белемнәр алу бер күңелле эшкә әверелә.  Балалар шулай итеп әйләнә-тирә белән   танышалар. 
Оештыручылар сүзләренә караганда, гаилә белән  уртак шөгыльләнүләр ата-ана-бала мөгамәләләрен яхшырта, ә әти-әниләрнең иҗади активлыгы балаларда бик күп уңай хисләр тудыра. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International