"Робинзон" хәрби-патриотик слетында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә

2014 елның 20 августы, чәршәмбе
2014 нче елның 4 нче сентябрендә Яр Чаллының "Ал паруслар" сәламәтләндерү лагерендә "Робинзон" хәрби-патриотик слеты узачак. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгына багышлап, балигъ булмаганнар өчен махсус учреждениеләр карамагындагы балалалар өчен  уздырыла. 
Слет вакытында командалар "Җиңү юлында" дигән Бөек Ватан сугышы музеена да барачаклар.
Слетны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Яр Чаллы социаль яклау идарәсе, Яр Чаллы "Форпост үзәге" катнашында Яр Чаллы "Асылташ" балигъ булмаганнар өчен социаль тернәкләндерү үзәге оештыра. 
Бүгенге көндә слетта катнашу өчен 8 командадан гариза тапшырылган инде.  Алар арасында Минзәләнең "Тургай" социаль приюты, Мамадышның  "Надежда" приюты, Сабада урнашкан  "Тургай" приюты, Алексеевскидан  "Забота" приюты һ.б.  бар.
"Робинзон" гадәттәгечә 3 этапта уздырыла: катнашучылар үзләренең көчләрен хәрби-спорт полосасында сынап караячак, аннан соң инттеллектуаль тур сорауларына җавап бирәчәкләр, ахырда исә аларны  "Басу кухнясы" дигән сынау көтә. 
Барлык сынаулар нәтиҗәсе буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк. Алар үзләре белән слет алдынгылары исеме һәм кыйммәтле бүләкләр алып кайтып китәчәк. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International