"Гаилә" үзәге белгечләре мохтаҗ гаиләләргә ярдәм күрсәтәчәк

2014 елның 20 августы, чәршәмбе
Иртәгә "Дейфи" күңел ачу комплексында "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында Кама Тамагы һәм Спасс халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре карамагындагы балалар өчен бәйрәм узачак. Бу көнне балалар мәктәпкә барырга кирәкле булган әсбаплар гына алып калмыйча, төрле уен-викториналарда катнаша, уен автоматларында күңел ача алачаклар. 
Чараны "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик республика үзәге һәм "Ашан буыны" иминият фонды уздыра. 
Чара көндезге сәгать 11дә   башлана. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International