Статистик мәгълүматларга караганда, 9 нчы сентябрьгә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15147 эшсез кеше теркәлгән. Бу сан узган атнага караганда 205 кешегә кимрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе тагын да кимеде һәм хәзер 0,74% тәшкил итә.
Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 46674 кә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 3296 эш урыны ачык дип белдергәннәр.
Хисап атнасы барышында исә 609 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 288е хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 46 кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.
Шуны әйтергә кирәк, тулаем алганда эшсезләр саны алай зур түгел – 2 миллион 42 меңнән артык икътисади яктан актив халыкка 15 меңнән артыграк эшсез катлам гына туры килә.