Буаның "Гармония" үзәге белгечләре учетта торучы гаиләләргә рейд ясаганнар

2014 елның 12 сентябре, җомга
Шушы көннәрдә Буаның "Гармония"  халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия сәркатибе һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор  тарафыннан ведомствоара учетта торучы гаиләләргә рейд ясалган.  Рейдның максаты балигъ булмаганнарның караучысызлыгын, хокук бозуларны кисәтү, балаларын тәрбияләми, аларга тиешле игътибар күрсәтми торган ата-аналарга йогынты ясау, әлеге гаиләләрдә мохитне сәламәтләндерүдән гыйбарәт. 
Белгечләр тарафыннан барлыгы 8 гаилә тикшерелгән. Аларда 16 балигъ булмаган бала тәрбияләнә. Барлык гаиләләрдә кисәтү әңгәмәләре уздырылган. Балигъ булмаганнарны тәрбияләү буенча психологик-педагогик киңәшләр бирелгән.   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International