"Гаилә" үзәгендә Республика социаль программалар конкурсы эксперт комиссиясе утырышы узган

2014 елның 12 сентябре, җомга
Шушы көннәрдә "Гаилә"  гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәгендә Республика социаль программалар конкурсы эскперт комиссиясе утырышы булып узган. Әлеге конкурс Татарстанда балаларга карата көч куллану, мәрхәмәтсез карашны кисәтүгә юнәлдерелгән. Чара ахырында 4 номинация буенча 11 программа сайлап алынган. 
Билгеләп үтик, эксперт төркеме тарафыннан конкурста  53 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесеннән 59 конкурс программасы   каралган.  
Конкурска нәтиҗәләр ясау һәм җиңүчеләргә призларын тапшыру 2014 нче елның октябрендә булачак Республика ачык форумында уздырылачак. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International