Конкурсның җиңүчеләрен тәбрикләү һәм бүләкләү тантанасын агымдагы елның сентябрь аенда социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча Россия өчьяклы комиссиясе утырышында уздыру көтелә.
Ел саен үткәрелеп килүче “Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы” русиякүләм конкурсының республика этабы башланып китте. Татарстан Республикасында “Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы” русиякүләм конкурсын үткәрү өчен җаваплы вәкаләтле орган – Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы.
Конкурсның төп бурычы социаль мәсьәләләрне чишүдә югары социаль нәтиҗәләргә ирешүче оешмаларны табу, аларның тәҗрибәсен өйрәнү, җәелдерү, оешмаларда социаль партнерлык формаларын үстерүдән гыйбарәт.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына караганда, 2 нче сентябрьдән 4 сенә чаклы үлем белән тәмамланган бер бәхетсезлек очрагы теркәлгән.