Бөгелмәнең "Радуга" үзәгендә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясенә йомгак ясаганнар

2014 елның 12 сентябре, җомга
Бөгелмә "Радуга" халыкка социаль хезмәт күрсәтү компекслы үзәгендә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясенә йомгак ясалган. Ул гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә уздырылган. Акциянең максаты күпбалалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче, шулай ук сәламәтлек  мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт булган.
Акциядә Пенсия фонды, "ТНГ-Групп" ҖЧҖ, "Сетевая компания" ААҖ, "Таттелеком" ААҖ, Бөгелмә шәһәр прокуратурасы, "БМЗ" ААҖ, "БЭНЗ" ААҖ, "Татэнергосбыт" ААҖ һ.б. оешма-предприятиеләр катнашкан. 
"Радуга"  үзәге белгечләре әлеге еллык традицион акциядә катнашып, балаларга ярдәм күрсәткән барлык оешмаларга зур рәхмәт белдерәләр. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International