Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре үзәктән тыш һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырганнар

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе
Шушы көннәрдә Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре квалификацияләр үстерү төбәк агентлыгы белән берлектә Бөгелмәнең 1 нче мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен үзәктән тыш һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырганнар. Бу көнне яшүсмерләрне "ТАТНЕФТЬ Бөгелмә механика заводы" ААҖнә экскурсиягә алып барганнар. 
Укучылар предприятие музеен, производство цехларын, участокларны караганнар. Музейда балалар предприятие тарихы, хезмәт ветераннары, хезмәт династияләре, коллективның хезмәте нәтиҗәләре  белән танышканнар. 
Өлкән сыйныф укучыларына шулай ук заводта уздырыла торган һөнәри осталык конкурслары, мәдәни тормыш, яллар, хезмәт хакы күләме, конструктор, мастер, токарь, слесарь, сборщик һөнәрләрен үзләштерергә мөмкин булган уку йортлары турында да сөйләгәннәр. 
Механика һәм җыю цехларында укучылар әзер конструкцияләр җыю, детальләр ясау процессын, токарь, фрезеровщик, слесарь, инженер-технологларның эшләрен күзәткәннәр.
Чара ахырында булачак чыгарылыш сыйныф укучыларына производство өчен кирәк булган эшче кадрлар, ихтыяҗ зур булган белгечлекләр турында тәфсилләп аңлатканнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International