ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы күзәтүенә караганда, 3 нче сентябрьдән августтан алып 9 нчы сентябрьгә чаклы булган хисап атнасында эшсез дип танылганнар арасыннан 124 кеше эшкәртүче җитештерү тармагына караган эшеннән азат ителгән. Моңа охшаш хәл икътисадый эшчәнлекнең башка төрләрендә дә очрый. Мисал өчен, күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү тармагында 61 кеше эшсез дип билгеләнгән.
Башка тармакларга мөнәсәбәттә караганда эшеннән азат ителгәннәр саны болайрак бүленә: мәгариф өлкәсе – 50, транспорт һәм элемтә – 36, күчемсез мөлкәт белән операцияләр – 30, социаль-коммуналь шәхси хезмәтләр күрсәтү – 25, сәламәтлек саклау – 21, дәүләт идарәсе – 21, икътисад эшчәнлеге – 21, төзелеш – 20, авыл хуҗалыгы, аучылык, урман хуҗалыгы – 13, электроэнергия, газ, су җитештерү һәм тарату – 10, кунакханә һәм ресторан бизнесы – 8, файдалы казылмалар табу – 6. Балыкчылык тармагында исә бер генә эштән китү очрагы да теркәлмәгән.