Алабуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре район мәктәпләренә чыкканнар

2014 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе
Шушы көннәрдә Алабуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәге  күчмә  офисы белгечләре районның 11нче, Бехтерев һәм Поспелов исемендәге гомуми белем мәктәпләренә барганнар. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге өлкән инспекторы 8-11 нче сыйныф укучылары арасында һөнәри юнәлеш бирүче чаралар уздырган. 
Дәресләрдә укучыларга һөнәр сайлау мөһимлеге, аның хезмәт базарында кирәкле булырга тиешлеге, Алабуга шәһәре янәшәсендәге предприятиеләрдә эшче һөнәрләр ярдәмендә карьера төзү мөмкинлеге турында сөйләгәннәр. 
Яшьләргә шулай ук һөнәри юнәлеш бирүче тестлар да узарга тәкъдим иткәннәр. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International