Узган хисап атнасында Татарстан предприятиеләрендә 10 кеше зыян күргән

2014 елның 27 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә.

Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына  караганда, 20 нче октябрьдән  24 сенә чаклы 6 үлем белән тәмамланган, 1 төркемле һәм 2 авыр  бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

Үлемгә китергән беренче очрак «Нижнекамскнефтехим»  ААҖдә 19 нчы октябрьдә булган. Смена  башлыгы остаханә идәнендә үлгән хәлдә табып алына.

20 нче октябрьдә Яр Чаллының “41 нче комплекс” ҖЧҖ хезмәткәре үле хәлдә табып алына.  Җыештыручының гәүдәсен торак йорт территориясендәге эскәмия янында  күреп алалар.

Үлемгә китергән өченче очрак  21 нче октябрьдә булган. Яр Чаллыда урнашкан  “Камаз” ААҖ Кою заводының  йөк төяүче машиналарны куя  торган мәйданда машина йөртүчене үле хәлдә табып алалар.

Шул ук көнне Казанның С.П.Горбунов исемендәге авиатөзелеш заводында да үлемгә китергән бәхетсезлек очрагы булган. Биредә механик җыю эшләре  слесаре магнит тасмалар цехында үле килеш табылган.

Бишенче очрак  Казанда урнашкан «Средневолжсксельэлектросетьстрой»   ААҖдә 21 нче октябрьдә теркәлгән. Биредә эшләүче машина йөртүче үзен начар хис итә башлаган һәм сырхауханәдә үлеп киткән.

Бу вакыт аралыгы өчен соңгы үлем очрагы 22 нче октябрьдә булган. Әлмәт районы “Елховнефть”  оешмасы нефть һәм газ табу операторы Лениногорск районы Бохар авылы янындагы юлда табып алынган.

Хисап атнасы эчендә 2 авыр бәхетсезлек очрагы да теркәлгән. 18 октябрьдә җир белән тоташтыру күчмә чыбыгы  үткәргән чакта таянгыч  сына һәм авып төшә. Нәтиҗәдә, «Сетевая компания» ААҖ филиалы  «Приволжские электрические сети» электромонтеры кабыргаларын  һәм борынын нык кына җәрәхәтли.

20 нче октябрь көнне Ютазыда урнашкан «Апсалямовский комбинат стройконструкций и материалов» ҖЧҖдә икенче авыр җәрәхәт очрагы теркәлгән.  Тасма транспортерының тартылма барабанын чистарткан чакта формовщикның кулы барабан эченә кереп китә. Нәтиҗәдә, аның кулы җәрәхәтләнә.

20 нче  октябрьдә төркемле бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Кузейкино-Норлат автоюлында юулган юл-транспорт һәлакәтендә Түбән Каманың 2 хезмәткәре зыян күргән. Машина йөртүче исә вафат.

Хәзерге вакытта барлык очраклар буенча тикшерү эшләре бара.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International