Казанның Идел буе халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре 108 кешене эшкә урнаштырганнар

2014 елның 27 октябре, дүшәмбе

23нче һәм 24нче октябрьдә Казанның Идел буе халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылган.

Әлеге чарада районның 15 предприятиесе һәм оешмасы вәкилләре катнашкан. Алар арасында "Кварт”ҖЧҖ, “Казанның макарон компаниясе” ААҖ, "Бәхетле-1" ҖЧҖ, “Стройкоммаш” ҖЧҖ, "Радиоприбор" ААҖ, "Метроэлектротранс"ның 2 нче Тролллейбус депосы һәм башкалар бар. 

Ярминкәгә 687 кеше килгән, аларның 108енә эш урыннарына юллама тапшырылган. 124 кешегә мәшгульлек өлкәсендәге хезмәтләр турында белешмәләр бирелгән.

Ярминкәдә катнашучыларга вакансияләр язылган гәҗит, журнал, буклетлар таратылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International