Зәйнең “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Сталкер” дигән наркотикларга каршы программа буенча эшли башлаган

2014 елның 24 октябре, җомга

Шушы көннәрдә 1 нче номерлы мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары “Сталкер” дигән программа буенча уздырылган беренче дәрестә катнашканнар. Бу проект наркотикларга бәйлелекне кисәтүгә юнәлдерелгән, ел саен анда 50гә якын  яшүсмер катнаша.

Беренче танышу дәресен “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге педагог-психологы Мария Романова уздырган. Белгеч белән очрашуда балаларга бер-берсен яңа яктан ачарга, авыр тормыш очракларында үзләрен дөрес итеп тоту осталыгын шомартырга мөмкин булган.

“Шатлык” үзәге “Сталкер” программасы буенча 2011 нче елдан бирле эшли. Бу вакыт эчендә белгечләр  йөзләгән зәйлеләрне сәламәт тормыш рәвешен сайлауның дөреслегенә инандыруга ирешкән.

Быел дәресләр наркотикларга каршы айлыкка багышланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International