“Гаилә” үзәгендә Балинт төркеменең чираттагы семинары узды

2014 елның 24 октябре, җомга

Шушы көннәрдә республиканың “Гаилә” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәгендә  Балинт төркеменең чираттагы гамәли семинары узган. Темасы: “Аерылышу вакытында ир белән хатынга, һәм әти-әниләренең аерылышуын кичерүче балаларга ярдәм”.

Семинар барышында   төп акцент кризислы гаилә белән эшләүнең конкрет метод һәм алымнарын өйрәнү,  гаиләгә психологик ярдәм күрсәтүгә ясалган. Катнашучылар актив рәвештә рольле уеннарга, симуляцияләнгән ситуацияләргә кушылып киткәннәр. Алып баручы һәм катнашучылар тарафынан гаиләгә һәм балаларга социаль-психологик ярдәм күрсәтүче белгечләргә ай саен консультацияләр бирүдә алга таба да  булышлык итү  турында уртак карар кабул ителгән.

Билгеләп үтик, Балинт төркеме семинарлары белгечләрнең белемен күтәрү, тәҗрибә алмашу кысаларында уздырылып килә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International