Казанда шәһәркүләм вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак

2014 елның 27 октябре, дүшәмбе

Иртәгә Казанның Химиклар исемендәге Мәдәният сараенда Казан халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте тарафыннан шәһәркүләм вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылачак.

Чарада шәһәрнең 61 предприятие,4 кадрлык агентлыгы, "1000 вакансия", "Работа для вас" һ.б. газета вәкиллләре катнашыр дип көтелә.  

Ярминкәгә килүчеләргә 22215 вакансия турында мәгълүмат биреләчәк. Шуларның 3093ен предприятиеләр тәкъдим итә.

Чара барышында оешма вәкилләре эш шартлары, эшкә алучыга карата таләпләр белән таныштырачак. Казанлыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар биреләчәк. Халыкны эш белән тәэмин итү күчмә үзәге белгечләре төрле категория халык өчен кирәкле һөнәр табарга ярдәм итә торган тест та эшләтеп алачаклар.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International