Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры инвалидларны эшкә урнаштыру буенча киңәшмәдә катнашты

2014 елның 24 октябре, җомга

Шушы көннәрдә Бөгелмә районы башкарма комитетында район башлыгы урынбасары катнашында инвалидлар һәм иректән мәхрүм итү урыннарыннан чыккан гражданнарны эшкә урнаштыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узган. Әлеге чарада Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Эльвера Резванова катнашкан.

Ул югарыда күрсәтелгән категория гражданнарны эшкә урнаштыру буенча Татарстанда тормышка ашырылучы  программалар турында сөйләп киткән.  Эш урынын булдырган оешмаларның  берникадәр өлеш чыгымнарын күтәрү хисабына инвалидларны эшле итүгә аеруча игътибар юнәлтелгән. Бу юнәлештә актив эшләүче “Бөгелмә районы үзәк сырхауханәсе”, “Бөгелмә авыл хуҗалыгы көллияте”, “ШПИ Реабилитация” ҖЧҖ кебек оешмалар үрнәк итеп куелган.

Шул ук көнне   2014 нче елга инвалидларны эшкә урнаштыру буенча мәҗбүри  квотаны башкаруның якынча йомгаклары ясалган. 2015 нче елга квота билгеләнгән оешма һәм предприятие җитәкчеләре алдында яңа бурычлар куелган.

Аннан тыш, эш белән тәэмин итү үзәге директоры иректән мәхрүм итү урыннарыннан чыккан гражданнарны эшкә урнаштыру мәсьәләсе буенча да мәгълүмат биргән. Мондый гражданны эшкә алган очракта эш бирүчегә салымнары белән бергә бер минималь хезмәт хакы күләмендә компенсация ясалу турында да искә төшергән.

Директор сүзләренә караганда, социаль яклауга аеруча  мохтаҗ булган кешеләрнең хезмәткә булган хокукын саклау һәм үтәү мәсьәләсе эш бирүчеләр белән кысан үзара хезмәттәшлек, башкарма комитет ярдәме белән генә чишелә ала. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International