Казан халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Карадан кала барлык төсләр” дигән рәсем конкурсы узган. Әлеге чарада авыр тормыш һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балигъ булмаганнар катнашкан.
Балалар бу көнне, яшь һәм сәнгать осталыкларына карамастан конкурста катнашып, ассоциацияләрен кәгазьгә төшерү белән шөгыльләнгәннәр. Алар фикеренчә, спорт, дөрес туклану, актив тормыш рәвеше сәламәтлек һәм яхшы кәеф нигезе булып тора. Менә шул фикерне алар үзләренең рәсемнәре аша әйтә алганнар.
Белгечләр сүзләренә караганда, барлык рәсемнәр дә конкурсның төп идеясенә җавап биргән.
Чара “Наркотикларсыз тормыш” акциясенә багышланган.