Бу көннәрдә Балтач районының Нөнәгәр авылында һәлак булган Бөек Ватан сугышы ветераннарының гаилә әгъзаларына тантаналы рәвештә йортлар тапшырылды. Өй туенда Балтач социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев, Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Альфред Әхмәтханов, җаваплылыгы чикләнгән «Стройсервис» һәм «Водстрой» жәмгыятьләре вәкилләре катнаштылар.
Яна өйдә кунакларны бик жылы каршы алганнар һәм рәхмәт сүзләре җиткергәннәр. Килгән житәкчеләр ветераннарны котлап, истәлекле бүләкләр тапшырганнар.