Яр Чаллы “Солнышко” тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар шәһәрнең мәшгульлек үзәге белгече белән очрашканнар

2014 елның 11 ноябре, сишәмбе

Яр Чаллы “Солнышко” тернәкләндерү үзәге белгечләре мөмкинлекләре чикле балалар өчен һөнәри юнәлеш бирергә ярдәм итүче чараларны мөмкин кадәр ешрак уздырырга тырышалар. Шушы араларда биредә шәһәрнең мәшгульлек үзәге белгече белән очрашу үткәрелгән. Балалар күптән түгел генә узган чараны, ул чакта һөнәр сайлау буенча ишеткән мәгълүматларны хәтерләрендә яңартканнар. Шуңа күрә очрашу җайлы, җиңел генә узган.

Чара ахырында малайлар булачак һөнәрнең акчалы гына түгел, кызыклы да булырга тиешлеген билгеләгәннәр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International