Апасның «Рассвет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор тарафыннан “Наркотикларсыз тормыш” акциясе кысаларында чара уздырылган. Районның берничә мәктәбендә укучылар белән наркотикларның зыяны турында әңгәмәләр корылган, тренинглар, очрашулар, тестлар уздырылган. Хокукый чаралар, сәламәтлеккә зыян кебек темалар буенча сөйләшүләр оештырылган.