30 нчы октябрьдән 22 нче декабрьгә чаклы социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыруда катнашучы коммерцияле булмаган оешмалар өчен ТР хөкүмәте грантларын алуга республика конкурсы узачак. ТР Министрлар Кабинетының 2014 нче елның 30 нчы октябреннән тиешле карарын ТР Премьер-министры Илдар Халиков имзалады.
Әлеге конкурсны үткәрү өчен ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкаләтле.
Документта 9 тема буенча конкурсның номинацияләр исемлеге расланган: ришвәтчелеккә каршы көрәш, граждан җәмгыяте һәм иҗтимагый үзидарә институтларын үстерү, гражданнар хокукларын яклау; мәгариф, яшьләргә граждан-патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбия бирү, яшьләр һәм яшүсмерләр мохитендә тискәре күренешләрне кисәтү, мәдәният һәм сәнгать; милләтара һәм кофессияләр арасында мөнәсәбәтләрне ныгыту, гаилә, балачак һәм аналарны яклау, ветераннар һәм инвалидларны социаль яклау, аларга социаль хезмәт күрсәтү, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау; физик культура һәм спорт; экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау.