Зәйдә “Тормыш сулышы” дигән проект эшли башлаган

2014 елның 12 ноябре, чәршәмбе

Зәйдә урнашкан “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге “Тормыш сулышы” дигән яңа сәламәтләндерү программасы буенча эш башлый. Бу проект Зәй сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләрен махсус тозлы камера  ярдәмендә сәламәтләндерүне күздә тота.  

Спелеотерапия курсы зыянлы хезмәт шартларында эшләп килүче хезмәткәрләргә иммунитетны ныгытырга, нерв системасы халәтен яхшыртырга, сулыш системасының хроник чирләреннән дәваланырга мөмкинлек бирәчәк.

Проектны тормышка ашыруда “Радость” компекслы үзәге шәһәрнең предприятиеләре тарафыннан партнерлык ярдәменә өмет итә. Әлеге оешмаларның җитәкчеләренә бу проектта катнашырга өндәп хатлар юлланган инде. Бу чара һәр хезмәткәр, аның сәламәтлеге, иминлеге  турында кайгыртуны гәүдәләндерә. Әлеге проектта катнашу эшчеләрне яңа үрләр яуларга үсендереп кенә калмый, предприятиенең социаль статусын да күтәрә. Әлеге программа буенча эшләү нәтиҗәләре буенча “Радость” үзәге иң кайгыртучан эш бирүчеләргә мактау грамоталары да тапшырачак.

  Проект башлану  турында иң беренче  Зәй журналистлары хәбәрдар булганнар. Спелеокамераның искиткеч үзлекләрен пресс-тур кысаларында алар үзләре татып караган. Табиб, психологлар, тернәкләндерү буенча белгечләрдән аның файдасы турында тыңлаганнар.

Бидгеләп үтик, “Радость” үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә  урнашкан спелеокамера махсус блоклардан тора. Аларны Березники шәһәреннән кайтарганнар. Нәкъ менә бу шәһәрдә элеккеге пермь күленнән калган тозлы шахталар урнашкан. Спелеокамераның шуннан алган шифалы ташлар белән тышланган дивары камин, табигать тавышлары, уңайлы  кәнәфиләр һәм саф һава белән тудыландырылган.

Сүз уңаеннан, спелеотерапия организмның саклану механизмнарын стимуллаштыра, нерв системасын тынычландыра. Сулыш органнары чирләрен 1,5-2 тапкырга киметергә ярдәм итә.  

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International