Яр Чаллы «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәт коллективының чираттагы җыелышы нче елның 28 нче декабрендә имзаланган, 2015 нче елның 1 нче гыйнварыннан гамәлгә керәчәк "РФдә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү нигезләре турында" 442 нче федераль закон турында сөйләшүгә багышланган.
Үзәк директоры Мария Белова белгечләрне закон базасындагы яңалыклар белән таныштырган, киләчәккә эш планын аңлаткан, бурычлар һәм перспективаларны билгеләгән. “Безнең төпле белемебез, һөнәри әзерлегебез бар, шуңа күрә яңа закон нигезендә шундый ук социаль хезмәтләр күрсәтергә хокуклы шәхси оешмалар белән конкурент булу безгә зур кыенлыклар тудырмас”,- дигән ул.
Аннан соң социаль адаптация һәм социаль тернәкләндерү бүлекчәләре мөдирләре әлеге документның барлык нечкәлекләре турында сөйләгән. Очрашу барышында сыйфатлы хезмәт күрсәтүнең нигезе югары квалификацияле белгечләре булуы ассызыкланган.
Ахырда әлеге чарага йомгак ясалган һәм әлеге законны өйрәнүне тикшерү өчен тест эшләү датасы билгеләнгән.