Хезмәт законнарын үтәү турында

2014 елның 12 ноябре, чәршәмбе

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Норлат шәһәре  прокуратурасы йөкләмәсе буенча « Вита +»  ҖЧҖдә хезмәт законнары үтәлешен тикшерүдә катнаштылар.

Тикшерү барышында  хезмәт хакының хезмәт законнары белән күрсәтелгән срокларда түләнмәве, акча кергән очракларда гына түләнүе ачыкланган (РФ Хезмәт Кодексының 136 нчы маддәсе). Шулай ук эштән китүче хезмәткәрләр белән исәп-хисап эштән азат ителгән көндә уздырылмый.

Хезмәт өчен түләү буенча барлыкка килгән бурычлар 2 нче октябрьгә  якынча 120 мең сумнан артык.

Шул ук вакытта башка хезмәт законнарын  бозу очраклары да ачыкланган.

Уздырылган тикшерү буенча материаллар хәзерге вакытта Норлат  шәһәре прокуратурасында  карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International