17 ноябрьдә Казанда «Боинг-737» белән булган авиаһәлакәт корбаннарын искә алачаклар

2014 елның 12 ноябре, чәршәмбе
 17 ноябрь көннеТатарстан башкаласында 2013 нче елда Казан аэропортында булган авиаһәлакәт корбаннарын искә алачаклар. Бу көнне Татарстанның барлык мәчетләрендә үлгәннәр рухына багышлап дога кылыначак. Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий ризалыгы белән храм һәм монастырьләрдә дә догалар кылынырга тиеш. 
Аннан тыш, Казан аэропортында мемориаль стеллага чәчәкләр кую да көтелә.
Билгеләп үтик, "Татарстан" авиакомпаниясенең «Боинг-737-53A» очкычы узган ел 17 ноябрь көнне 19 сәгать 26 минутта җиргә  утырырга әзерләнгән вакытында бәрелде. Трагедия нәтиҗәсендә 44 пассажир һәм 6  экипаж әгъзасы һәлак булды. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International