Бүгенге көндә республиканың вакансияләр банкында 44441 вакансия исәпләнә. 5 нче ноябрьдән алып 11 нче ноябрьгә кадәр булган узган хисап атнасында гына да хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ 1887 гә якын булган. Вакансияләрнең яртысыннан артыгы Казанда тупланган – монда 21994 эшче кирәк. Бу хәл эре шәһәрләр – Яр Чаллы, Алабуга, Менделеевск һәм Түбән Камада күзәтелә. Биредә 5042, 3600, 2583 һәм 2036 эшчегә ихтыяҗ бар.
Эш табу өчен иң авыр җирлекләр булып Кайбыч, Чүпрәле һәм Алексеевск районнары исәпләнә. Аларда 20, 11 һәм 3 кенә вакансия бар.