Яр Чаллы “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә шәһәрнең бер гражданы мөрәҗәгать иткән. Ул мохтаҗ гражданнарга хәйрия ярдәме күрсәтеп, аларга бирничә кап памперслар бирергә теләк белдергән. Нәтиҗәдә, адреслы ярдәм Автозаводзск районында яшәүче иң мохтаҗ булган гражданнарга күрсәтелгән.
Памперслар бирелгән кешенең гаилә әгъзалары әлеге ярдәмгә бик сөенгәннәр, кешеләргә ярдәм кулы сузучы барлык кешеләргә рәхмәт сүзләрен җиткергәннәр.
“Доверие” үзәге белгечләре сүзләренә караганда, бүгенге көндә изгелек кылучы бик күп кешеләр бар. Алар хәтта үзләренең эшләрен белдереп тә йөрмиләр – хәйриячелек алар өчен тормыш таләбенә әверелгән.