Бүгенгә республикадагы эшсезлек дәрәҗәсе 0,71%ны тәшкил итә. Бу күрсәткеч узган атнадагысына караганда 0,01% ка түбәнрәк.
Бер атна эчендә эшсез гражданнар саны 271 гә кешегә кимеп, хәзер 14552 эшсез исәпләнә.
Шуны әйтергә кирәк, тулаем алганда эшсезләр саны алай зур түгел – 2 миллион 42 меңнән артык икътисади яктан актив халыкка 14 меңнән артыграк эшсез халык туры килә.