Кичә Балык Бистәсенең социаль яклау бүлеге һәм “Доверие-Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан түгәрәк өстәл уздырылган. Темасы: Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне. Чарада инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар һәм район хезмәтләре вәкилләре катнашкан.
Әңгәмә барышында мөмкинлекләре чикләнгән балалар үстерүче ата-аналарга торак, җир кишәрлеге алу, авылда өйгә килеп укыту, матди ярдәм, аз тәэмин ителгәнлек буенча субсидияләр, шулай ук санатор-курорт дәвалануы, техник тернәкләндерү чаралары алу, шәхси тернәкләндерү программасына үзгәрешләр кертү, баланы дәвалану өчен А.Вавилованың хосписына урнаштыру, бушлай дарулар белән тәэмин итү кебек сорауларга җаваплар бирелгән.
Түгәрәк өстәл кысаларында чарага килүчеләр сенсор бүлмәсенә чакырылган. Биредә психолог алар белән “Инвалид бала тәрбияләүче ата-аналарның стрессларын психик яктан төзәтү эше” дигән чара уздырган.