Татарстан Республикасында 20 ноябрь көнне Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне уздырыла. Бу дата Бөтендөнья бала көне уздыру өчен Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан тәкъдим ителгән.
2014 нче елда әлеге чараның төп максатчан төркемнәре дип ятим, ата-аналарсыз калган балалар, аларның законлы вәкилләре, үзләренә тәрбиягә бала алырга теләге булып, бушлай хокукый ярдәм алырга килгән затлар, инвалид балалар һәм аларның әти-әниләре, төзәтү учреждениеләрендә җәза узучы балигъ булмаган гражданнар билгеләнгән.
Хокукый ярдәм көне социаль яклау җирле бүлекләрендә, шулай ук гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәләрендә, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләрендә узачак.
Хокукый ярдәм түбәндәге өлкәләр буенча күрсәтелә: торак, мәгариф, социаль-көнкүреш, балалар хокукы белән бәйле булган мәсьәләләр.
Хокукый ярдәм телдән дә, язмача да күрсәтеләчәк.