Әлмәттә пенсионерларга вакантлы эш урыннары тәкъдим иткәннәр

2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе
Бүген Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Әлмәт социаль яклау идарәсе белән бергә пенсионерлар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырганнар. Әлеге чарада шәһәрнең 12 предприятие һәм оешмасы катнашкан. 
Ярминкәгә килүчеләргә слесарь, слесарь-төзекләндерүче, токарь, кондуктор, электромонтер, кондитер, урам себерүче, балта остасы, шәфкать туташы, аш-су бүлмәсе хезмәткәре, инженер-радист, эколог һ.б. белгечлекләр буенча эш урыннары тәкъдим ителгән. 
Чарага 122 кеше килгән. 10 кеше вакантлы урыннарга чакыру алган, 32 кеше халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тәкъдим итүче курсларда белем алырга теләк белдергән. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International