21 нче ноябрь көнне РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында 2011-2015 нче елларга “Уңайлы мохит” дәүләт программасын тормышка ашыруны контрольләү буенча Координация советы утырышы узачак.
Координация советы әгъзалары федераль бюджеттан “Уңайлы мохит” программасын 2015 нче елда финанслау өчен Адыгея, Алтай, Кабардино-Балкария, Коми, Кырым, Татарстан, Хакасия, Чувашия республикаларында, Алтай, Красноярск, Хабаровск крайларында, Брянс, Владимир, Кемерово, Кострома, Пенза, Ростов, Самара, Свердловск, Смоленск, Чиләбе, Ярослав өлкәләрендә, Севастополь шәһәрендә бу программаны тормышка ашыруга экспертиза ясачаклар.
Чара РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы бинасының 4 нче катында, сәгать 11дә була. Теркәлү 10.30 да уза.