Яшел Үзән районы “Родник” үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге каршында эшләп килүче “Әни әлифбасы” клубына йөрүче бала имезүче яшь әниләр очрашу уздырганнар. Аларның берсе балага күкрәк сөте бирүнең никадәр мөһим булуы турында сөйләгән. Аның сүзләрен “Родник” үзәге белгечләре дә куәтләгән. Алар да бу тема буенча сөйләшүне дәвам итеп, баланы бер яшькә кадәр үстерү нечкәлекләре турында сөйләп киткәннәр. Әниләр дустанә атмосферада бала имезү, баланың имүдән баш тартуы кебек мәсьәләләр турында фикер алышканнар.
Әниләр мондый очрашуларны киләчәктә дә уздырырга теләп, икенче очрашуның темасын да билгеләп куйганнар.