12 нче ноябрьдән алып 18 нче ноябрьгә кадәр эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 463 эшсез кеше теркәлгән. Шуларның 254 е хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 33 кеше исә оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.
Татарстанда 14452 халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә исәптә тора.
Шул ук вакытта, эш бирүчеләр тарафыннан эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ 43409 вакансия белән билгеләнә.