Бүген Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне уңаеннан Буаның “Гармония” комплекслы үзәгендә адвокатлар коллегиясе вәкилләре Р.Әхмәтҗанов, Р.Җаббаров, районның социаль яклау бүлеге башлыгы Л.Камалова катнашында балалы һәм социаль тәэмин итүгә мохтаҗ булган балалары булган гаиләләргә бушлай хокукый ярдәм күрсәтелгән.
Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне кысаларында Лаеш районында урнашкан мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә төрле мәгълүмати чаралар уздырылган.